«Түгәрәк өстәл» артында  сугыш чоры балалары.

Бүген, 12 июнь көнне, Бөек Ватан сугышы музее мемориалы каршында эшләп килүче «Сугыш чоры балалары клубы» әһелләре «Түгәрәк өстәл» янында җыелдылар. Очрашуны «Туган көнең белән, Рәсәй!» дип исемләдек.  Бәйрәм көнне өстәлне буш итмәдек инде, чәйләр эчеп утырылды. Кызыклы программаны үз эченә алган бу кичәгә клубның аксакаллары, яңа әһелләре, кунаклар килгән иде. Татар халкында «Коры кашык авыз ерта»дигән гыйбарә бар, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән,  тәмле чәйләр эчеп, сөйләшеп утыру бөтенләй икенче инде, араларында ураза тотучылар да бар иде. Тик күбесе, авырту сәбәпле бу изге гамәлне үти алмый шул. Ләкин саф күңелле бу кешеләрнең бер-берсенә булган мөгамәләсе дә савап булып бара торганнардыр. Фәузия апаның күптән түгел тормыш иптәше үлеп киткән. Бу олы кайгыны җиңеп чыгуда клуб әһелләренең ярдәме, аның шушы клубка йөрүенең шифасы турында елый-елый сөйләде ул. Дөрестән дә, клубка йөрү өлкәннәргә көч бирә. Нурания апа бик матур җыр җырлады: «Көне буе билем авыртып тора иде, менә язылып китте, чыгып җырлагач» – дип куанып кайтып китте.

Кичәбезнең кунагы, быел «Жизнелюб» программасының Татарстан буенча «Миссис красоты и мудрости Алтынбикә» конкурсында биш номинациянең дүртесендә җиңүче, «Юность» мәдәният сараендагы «Кичке утлар» клубы әһеле Нурия Низамова бик матур итеп җырлады, шигырь сөйләде. Рифкать Ибраһимов безнең клуб кызларына карата шигырьләр багышлап кына тора. Карчыгы Нәсимә апа белән аерылмас пар алар, һәрвакыт бергә, ул, кыз, 3 онык тәрбияләп үстергәннәр. «Нәсимә апага багышланган шигырең бармы?» — дип сорагач, — «Ул телефоннан күп сөйләшә, мин телефон турында шигырь яздым» — дип җавап бирде. Шундый тапкыр, үткен алар безнекеләр. Әлфия апа Валиуллина татар орнаментлары куеп бизәлгән күлмәкләрен алыштырып кына тора. Чын артистка ул, кызыклар сөйләп көлдертә, ул арада вак кына басып биеп тә җибәрә, җиңеллегенә хәйран калырсың. Татар каналы куйган «Бер күрешү үзе бер гомер» дигән фильмда усал каенана ролен уйнаган ханым. Клубта бүгенге көнгә 40 кеше теркәлгән. Кайсын гына алма, үзенчәлекле язмыш кешеләре. Һәм менә шундый сугыш чоры балалары белән дә матур инде Рәсәй. Үз вакытында. алар җир җимертеп эшләгәннәр, балаларын, оныкларын кеше иткәннәр. Мондый кешеләр барында Рәсәй көчле, апалар, абыйларга озын гомер, корычтай нык сәламәтлек теләп калабыз.