12 нче апрельдә «Сугыш чоры балалары» клубы әһелләре Татарстан Милли музеенда җыелдылар. Алар өчен  өлкән фәнни хезмәткәр Илнур Газизуллин матур эчтәлекле, мәгънәле «Татарларда Ислам ядкарьләре» дигән лекция үткәрде.

Кешелек тарихы барлыкка килгәннән бирле бүгенге көннәргә кадәр татар халкы тормышында Ислам диненең чагылышы ачык итеп бәян ителде.  Татар халкын Ислам дине саклап килә. Шуңа татарларга дини гореф-гадәтләрне сакларга, тотарга кирәк. Милли музейның бай экспозициясендә бу тема һәр тарафтан яктыртылган. Менә без Алыплар иленә кереп киттек, Туфан суы риваятьләрен тыңладык, Бөек Болгарстан чоры, Алтын Урда вакытларын үттек. Екатерина II, исламны һәм мөселман дин әһелләрен рәсми тануы, ислам дине көчәю өчен кайбер шартлар тудыруы турында белдек. Мансура апа Гыйлметдинова башкаруындагы «Сөембикә-ханбикә бәете» борынгы әби-бабаларыбызга дога булып яңгырады.

Ислам – пакьлек дине. Татар халкында элек-электән гигиена кагыйдәләрен үтәүгә игътибар зур булган. Бабаларыбыз арулыкны саклау бурычына – дини вазифа югарылыгындагы мөһим бер әйбер дип караганнар. Милли музей экспозициясендә урын алган, тәһарәт алу өчен комган, җиз тазлар, чигелгән сөлгеләр шул турыда сөйлиләр. Искеткеч матур чигелешле читекләрнең борынгы һәм хәзерге үрнәкләрен чагыштырдык. Соңыннан апалар һәм абыйлар, «Татар өе» нең уңайлы сәкесенә утырып сугыш чорына туры килгән балачак хатирәләрен яңарттылар.

«Менә бит үз динебез турында күпме яңалык белдек. Илнур әфәндегә бу изге эше өчен зур рәхмәт. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән киләбез әле», – диеп таралыштылар сугыш чоры балалары.