5 нче декабрь көнне Бөек Ватан сугышы музее каршында оешкан «Сугыш чоры балалары клубы» әһелләре Казан аккалфаклыларының җырлы-биюле бәйрәм кичәсендә кунакта булдылар. Бу кичә Лобачевский урамында урнашкан «Дворянское гнездо» ресторанында үтте.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова оешманың планы, максатлары белән таныштырды, үткәреләсе чараларга тукталды, күчмә утырышның булачагын ишетеп килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Милләтебезнең язмышы да, гореф-гадәтләребезнең киләчәк буынга барып җитүе дә нәкъ менә бездән – хатын-кызлардан торуын ассызыклады ул. Бу оешманың максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, аларны түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерергә тиешлеге турында тәфсилләп сөйләде.

Үз чиратыбызда без дә музейларда да бу темага кагылышлы чаралар үтүен сөйләп киттек һәм киләсе елга бергәләшеп эшләү өчен җирлек барладык. Татарстанның 100 еллыгына багышланган чараларыбызны бергәләп уздыру өчен яңа эш планнары белән дәртләнеп,  күңел ачып кайттык.