23нче февраль “Ватанны саклаучылар” көнен уздыру өчен “Сугыш чоры балалары” клубы әһелләре Бөек Ватан сугышы музеенда  очрашуга җыелды. Безнең клубка йөрүчеләребез арасында 4 ир-ат бар. Шуларны котлау нисбәтеннән клубка йөрүче хатын-кызлар матур итеп өстәл көйләделәр, Тәмле нигъмәтләрдән авыз итеп, матур теләкләр тыңлап утыручыларга зур бүләк әзерләнгән иде. Камал дәүләт театры артисты Фәнис Җиһанша һәм скрипкачы Динә Закирова безнең кичәбезгә ямь өстәделәр.

Сүзне “Сугыш чоры балалары” клубы әһеле, Татарстан республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Рәдиф Ханнановка бирәбез:

“Безнең күңелләребездә калган иң якты истәлекләрнең берсе, безнең кичәгә чакырылган, халкыбызның яраткан артисты Фәнис Җиһанша һәм өздереп, матур итеп скрипкада халкыбызның көйләрен, йөрәкләргә үтеп керә торган итеп уйнаучы Динә булды. Без аларны сәхнәләрдә күп тапкырлар күреп белсәк тә, аларның шул кадәрле гади, аралашучан, мөлаем булуларын белеп бетермәгәнбез икән. Фәнис безгә кыскача гына Камал театры, тарихы белән таныштырганнан соң, йөрәкләргә үтеп керә торган итеп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укып сокландырды. Алай матур итеп шигырьләрне бик сирәк артистлар гына укый аладыр. Скрипкада Динә кебек уйнаучылар, республикада булса да, тагын берничә генә дип уйлыйм. Телевизорлардан күп тапкырлар күрсәк тә, бүген якыннан күрешергә, аралашырга мөмкинлек булды. Динәгә табигать музыка сәләте генә түгел, гүзәллек, әдәплелек тә биргән.Башта скрипкада халкыбыз көйләрен уйнап сокландырса, безне, ир-егетләрне бәйрәм белән котлап әйткән сүз ләре , йөрәкләребезгә май булып ятты. Гомумән кичәбезгә, Камал театрының әйдәп баручы артистлары Фәнис һәм Динә ханымның килүләре, безне матур итеп котлап, автографлары белән үзләренең китап һәм открыткалар бүләк итүе, без сугыш чоры балаларында искиткеч җылы тәкъсир калдырды. Кичәне оештыручыларга зур рәхмәт”.