4 октябрьдә   Казан (Идел буе) федераль университеты Социль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы студентлары  “Культурология фәне”нең чираттагы  дәресен безнең музей кысасында үткәрергә булганнар. Алар өчен Музей буйлап кыскача экскурсияне сабакташлары Райлә Вәлиуллина белән бергәләп үткәрдек. Бөек Ватан сугышы башланып китүе турындагы игъланны беренче бәян итү мизгелләре, япь-яшь студент кызларның Казан каймасын төзергә китүләре, бөтен илнең бердәм булып фашизмга каршы күтәрелүе турында сөйләүче беренче залны үткәч,  дәхшәтле көрәш кырында Татарстанда төзелгән дивизияләрнең батырлыгы турында сөйләүче икенче залга күчтек. Бу залыбыз иң зурысы. Фашист концлагерьларында тилмергән җаннарның әрнүле карашы еракта калган туып-үскән илләрен эзли, көне-төне гел эштә,  шәһәрдә булса, завод-фабрикаларда, авылда булса, басудан кайтып керә алмаган, үзләре ач булса булган, тик яу кырындагы сугышчыларны туендыру-киендерү өчен барысын да эшләгән тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләреннән ару-алҗу бөркелә, 13-16 яшьтә яу кырына ашкынган чандыр малайларга “юнга” киеме ничек килешә. Музейның һәр экспозициясе үзенә тарта, аларны карамыйча китсәң, бу чор кешеләренә карата тиешле хөрмәт күрсәтмәгән кебек буласың.Менә нинди хисләр уятты студентларда бу дәрес.

Музейның өченче залы уңайлап утырышып фикер алышу өчен бик җайлы урын. Фәнни хезмәткәр Әлфия Шәрипова кыскача бу залның “Татар интеллегенциясенең Бөек Җиңүгә керткән өлешенә” багышлануы турында әйтеп үтте. Ә инде дүртенче “Хәтер” дип аталган залда, укытучылары, “Ватаным Татарстан” корреспонденты, Галиева Расима Муллаяновна, эзтабарлар арасында таныш йөзләрне күреп, алар белән танышлыгы турында сөйләде. Вакыт бик тиз үтте. Студентлар вакыт сәгать үткәнен сизми дә калдылар. “Экскурсия безгә бик ошады”-диделәр. “Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары” исеме астында, үтә торган торган чаралары өчен, күпме мәгълүмат туплаулары турында әйттеләр.