2 октябрь көнне  Татарстан җөмһүриятенең Милли музеенда “Сугыш чоры балаларының” утырышы булып узды.  1 октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Сугыш вакытында балалар һәм яшьләр булган, бүгенге көндә өлкәнәйгән апалар һәм абыйлар янына кунакка аларның  яшьтәшләре Миңгол Галеев һәм Алмаз Хамзин килделәр. Чын бәйрәм булды бу көн. Кунакларыбыз матур җырлар җырладылар, тормышларында булган күңелле вакыйгаларны сөйләделәр. “Сугыш чоры балалары . Әрнүле балачак” китабын аларга бүләк итү бу бөйрәмнең матур бизәлеше булды.