Бөек Ватан сугышы музее-мемориалында «Сугыш чоры балалары иҗтимагый җәмгыятенең» чираттагы утырышы булып узды. Клубның концерт бригадасы сугыш чорында иҗат ителгән җырлардан төзелгән концерт программасы тәкъдим итте.

Татар халкының сәнгате – төрле бизәкләрдән торган шигъри, моңлы бер дөнья. Бөек Ватан сугышы чорына караган җырларда халкыбызның тирән рухи байлыгы яңа төсмерләр аша ачыла. Сугышчылар арасында киң таралган җырларда солдатның ата-анасына, сөйгәненә, Туган илгә мәхәббәте, аларны сагынуы чагыла, тылда яңгыраган җырларда тыныч тормышны җимергән дошманга нәфрәт белдерелә, аны тиз арада тар-мар итеп шатлыклы кавышу көне киләчәгенә ышанып яшәү хисе өстенлек итә.

Бу көнне шул шанлы еллар аһәңе яңгырады безнең музейда. Фотоларда бик матур тавышлары белән йөрәкләргә үтеп керерлек җырларын бүләк итүчеләр: Зөлхәбирә Сәхәбутдинова, Шәүкәт Әгъзәмов һәм башкалар.